/ Новости/ Шигьри мизгел

Шигьри мизгел

Кадерле дуслар!

Көндәшле авылында яшәп иҗат итүче, Балтач  үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Каурый каләм» әдәби-иҗат клубы әгъзасы,“Язмышым Син – Көндәшлем…” исемле китап авторы, педагогик хезмәт ветераны, авылның хөрмәт иясе Нәфис Мазһар улы Хәмәтнуровның кышкы мизгелгә багышланган шигырьләрен тәкьдим итәбез.

Йомшак карлар, назлы ярлар

Җыр вариантында

Карлар  ява, карлар оча,

Йомшак кына бөтереләләр.

Җилләр чыкса бер урынга

Җитез генә өереләләр.

Йомшак карлар җирне назлап,

Күбәләктәй  килеп куналар.

Шушы мизгел яшь чактагы,

Елларыма алып кайталар.

Кайда калды назлы яшьлек?

Очып шулай килә барасы.

Тынгы бирми усал җилнең,

Арабыздан узган карасы.

Йомшак кардай тирбәлешеп,

Назланган яр ник ерак калган.

Арабыздан җил үткәнме,

Күңелләргә ник яра салган.

Кушымта.

Йомшак карлар, назлы ярлар кебек,

Язмышылары никтер бер төсле.

Җил искәнгә очып киткән сөю,

Мәхәббәт тә  шуңа тиң төсле.

 

Мәхәббәт суынмасын

Кышкы салкын көннәрдә дә,

Арада мәхәбәт суынмасын.

Язгы ташкын көннәрдә дә,

Мәхәббәт суларда акмасын.

Җәйге эссе көннәрдә дә,

Сөю кояшта курылмасын.

Көзге яңгыр көннәрдә дә,

Сөю саргаеп коелмасын.

Сөю мәхәббәтен саклыйк,

Елның һәрбер мизгелендә дә.

Суынмасын, саргаймасын,

Картайган көннәребездә дә.

Полезные ссылки