/ Новости/ Шигъри шәлкем, Көндәшле авылы

Шигъри шәлкем, Көндәшле авылы

       

                       Салават Фаат улы Гыйльметдиновка

Көндәшле авылында туды,

Салават исемен бирделәр.

Салават- Аллаһка мактау, дан,

Аллаһны данлар ул, диделәр.

 

Салават аклады исемен,

Мәктәптә укыды яхшы.

Белемне судай йотып, тәртипле егет

Мәктәбе белән хушлашты.

 

Сайланып тормады, ул авыл баласы,

СПТУ ның ачык ишекләре.

Бирәләр бу йортта Аллаһудан килгән,

Авылга, илгә кирәкле һөнәрләрне.

 

Егетнең йөрәге түрендә

Бар иде йөрегән хыялы.

СПТУ дан сон тәвәкәлләп,

Ул калага табан юл алды.

 

Табиблар хәзерләү йортында

Егетебез укыды тырышып.

Максат бер, ул дөрес сайлаган,

Багышлар шул эшкә тормышын.

 

Дипломлы яшь фельдшер авылга

Кайтып изге эш башлады.

Һәртөрле авыруларга каршы,

Әйтерсен, ул яуга ташланды.

 

Авырулар чигенсәләр дә,

Авырганнар терелсәләр дә,

Нидер җитми иде күңелгә,

Борчып тора иде нәрсәдер.

 

Ул “ нәрсәдер” тиздән билгеле

Булды: кирәк тагын да

Белемне янә тирәнәйтеп,

Врач дигән титул алырга.

 

БМУ да тагын алты ел

Шөгельләнде егет, әфарин!

Максатчанлык, үз-үзенә таләп

Үрнәге бу, бел шуны, парень!

 

Һәм күп еллар инде ЦРБ да

Игелекле хезмәттә Салават.

Анестизиолог, замглавврач булды,

Халык итте аны депутат.

 

Баш табибта, депутат та үзе,

Ике статус та бик кирәк .

Халык өчен яши, аның кебек

Игелекле җаннар бик сирәк.

 

Альбинасы, хәләл җәмәгате

Магарифтә буген юл яра.

Гыйльметдиновларның киләчәге

Тупырдашып үсә ике бала.

 

Исеменә җисеме туры килгән

Якташыбыз бүген данлана.

Зур коллектив аның кул астында,

Бердәм оркестрдай дәваханә.

 

Әй, якташым, син бит дирижёры

Шушы игелекле зур “хор” ның

Сиңа халык әйткән рәхмәтләре.

Үрнәге Аллаһны данлауның.

 

Фидакарьсең, авылдашлар өчен,

Фидакарьсең, якташ, бар эштә.

Ярдәменнән Аллаһ ташламасын

Сәләмәтлек өчен көрәштә. ( 17.01.1981)

 

 

                Нәфис Мазһар улы Хәмәтнуровка

Нәфис абыйга, беләмсез, ничә яшь тулган?

Әллә күпмегә биреп картайтып куймаң

Фәкать әле аңа илледер сыман,

Ир – егетнең ул шундый калыбыннан

Соран, ышанмасыгыз, дус-иптәш, туганнан.

 

Аллаһы Тәгалә бит барын да күрә,

Барын да, тырышсан, Бөек зат бирә.

Ырамлы атлап ул юлыннан килә

Йөзек кашыдай бу ир – егеткә

Галимнәр, ахры, бирәдер көч-күәттә.

Андыйлар сирәк икәнең һәммәбез белә.

 

Җитмеш ул ир – атка горурлык яше,

Иң зур бәягә торырлык яше.

Тормыш юлларың яңадан барлап,

Матур хыял-план корырлык яше.

Егетләрчә күңелең көр һәм шат булсын,

Шатланып яшәргә һәрчак фарт булсын.

Куанып – көлеп яшәүче, көндә игелек эшләүче нишләп карт булсын?!

Әлхәмделиллаһ! Бәхет – мул, йөзең ак булсын!

Юбилейга иң матур теләкләр белән Мәгъдән Фазылов. (17.01.1954)

 

 

                      Хәниф Мөхәммәтҗан улы Ваесовка

                                              Мәктәп ул – көмеш кыңгырау,

                                               Чыңлый гомер – гомергә

                                               Укытучы гомер буе

                                                Балкый күңел түрендә

Вакыт Ага  Ерактан

Сине Олылый Ватан.

Хезмәтең Әләме – Намусың

Иң-иң – иң Фидакарь абыйсың

Баяныңа Ымчынып Йоредек

Гел, атладык Юлыңнан.

Бирешмә, Ихтирамга Лаек кеше,

Елларың – Йолдызлар Гомернең Алтын 75- ен

Котлыйбыз, Остазыбыз, Туктама,

Лаеклы ялда Авырма, Уфтанма.

Юбилейны котлап – укучыгыз Мәгъдән Фазылов (  26.01.1949)

 

 

          

Полезные ссылки