/ Новости/ Шигъри шәлкем, Көндәшле авылы.

Шигъри шәлкем, Көндәшле авылы.

Илһамны белмимен әлегә,

Аны Алия белә.

Туры юлдан алып барыр,

Ведущая Алия.

Уены – чыны бергәдер,

Теләкләребез изге.

Тормыш башлау көнегездә

Тәбрик итәбез сезне.

Тормышыгыз булсын матур,

Балалы, тату, парлы.

Тормыш булсын Алияле,

Һәм әлбәттә – Илһамлы!

Иң матур теләкләрбелән, үзешчән сәнгәть  коллективы исеменнән – Мәгъдән Фазылов, Эльза Зиннурова һәм Наиля Фәләхиева апаларыгыз.

Көндәшле авылы

24.02.2024

Тормыш булсын Илһамлы

Түр башындагы матур пар

Күркәм табын иясе.

Берсе – Алия Илһамы,

Берсе – Илһам Алиясе.

Илһам Алиясеме бу,

Алия Илһамымы?  –

Көндәшле кызына өйләнә

Егетләрнең булганы.

Илһамы – Алиянеке,

Алия – Илһамныкы.

Тормышлары матур булсын,

Гаиләләре – ныклы.

Безнең алия Карсылу

Булды.Сәхнә йолдызы.

Кромо того, ул –  минем

Классташымның кызы.

Кечкенәдән үк Алия

Авыл халкы лидеры.

Хәттә көтү кайтканда да,

Урамның командиры.

Полезные ссылки