/ Новости/ Шигъри шәлкем, Көндәшле авылы

Шигъри шәлкем, Көндәшле авылы

Рәшит Гайнан улы Сәхиповка

Әнәс Әгләм улы Саитовка

 

Җиденче дистәне ваклыйм,

Яшәдем алты дистә.

Алты көн дә яшәмәгән

Кебекмен кайчак, һич тә.

 

Сез, менә, аяк басасыз

Сигезенче дистәгә.

Көн артыннан көннәр үтә,

Елга еллар өстәлә.

 

Елга еллар өстәлсеннәр,

Булмасын чут- чамасы.

Булсын партия юлыннан

Барасы да барасы.

 

Сез – парторг һәм рәис тә,

Агроном һәм бригадир.

Якын сезгә туган авыл

Һәм кадерле туган җир.

 

Үзегез яшь тә кебексез,

Һәм бераз олысыз да.

Җитмеш еллык тормыш ята

Бит үткән юлыгызда.

 

Сез – олпат ил агалары,

Тәҗирбәле ир – атлар.

Үрнәк гаилә тәртипләрен

Инде  оныклар кабатлар.

 

Үстергән ашлыклар санынча

Булсыннар көннәр – теләк!

Сезнең эш, тормыш, көнкүреш

Килер буынга үрнәк.

 

Тугызынчыда да язсын

Абыйлар диеп яшәргә.

Насыйп булсын исәнлектә

Яшәргә дә яшәргә!

Мәгдән Фазылов

Полезные ссылки