/ Новости/ Шигъри шәлкем, Көндәшле авылы

Шигъри шәлкем, Көндәшле авылы

Мөтәшагыйрьгә.

( Г.Тукайга ияреп.Килделе-киттеле такмаклар)

… Җир өстенә чыга бер бакыр шигырь,

Алтын шигырь  күрми дөньяны…

1.Шигырь язам дип язасың,

Әйтче, ләззәт табамсың ?

Беләсеңме аны тиздән

Берсе пичкә ягасын ?!

2.Шигырьәрне күп язасың,

Сыймыйдыр китапка да.

Әйбәте бар, кайберләре

Ярамый бер якка да.

3.Шигырьләрнең бер якка да

Бер ярамый торганы.

Сукыр лампа пыскыгандай,

Бар яналмый торганы.

4.Шагыйрьләр күбәйде бу чакта,

Аптырау юк китапка.

Син дә – шагыйрь, мин дә шагыйрь,

Кем печән салыр атка?

5.Еш язасың, күп язасың,

Сүзләр дә бит бетәдер?!

Сиңа романга тотыныр

Вакыт инде җитәдер?!

  1. Юньле шигырьне берничә

Укудан була ятлап:

Форма белән эчтәлекнең

Туры килүе – мотлак!

7.Шигырь булгач булырга тиеш

Көйгә салып җырларлык.

Хотя бы берәр куплеты,

Үзәк өзгеч, еларлык…

  1. Син язасың да язасың

Табасың илаһи ләззәт…

Корәннең “ Шагыйрьләр” сүрәсен

Укырга кирәк, әзрәк…

  1. Көнләшә, диеп, уйланма.

Мин андыйлардан түгел.

Аңламыйча мактасалар,

Болганып куя күнел.

  1. Шагыйрьләрне мактап бозам-

Яхшысын, имеш, күрәм.

Ә кирәк икән сүгәргә,

Тәнкыйть – чыбыркы, беләм.

  1. …Бу шигырьне сиңамы яздым,

Әллә инде үземә?!

Чиле – пешле “ шигьри сүзләр”

Чалынмаса яхшы булыр,

Лучше – кеше күзенә!

Мәгъдән Фазылов.

Полезные ссылки