Шигьри шәлкем. Көндәшле авылы китапханәсе
19-нчы август – барыбызның да яраткан укытучысы, хезмәттәшебез Гөлсинә Хәерланам кызы Ваесованың күркәм юбилее. Котлыйбыз!
Кызык фән бит ул – химия,
Менделеевның таблицасы.
Шунда җыелган дөньядагы
Элементларның барчасы.
Дәресләр һәм лаборатор эшләр,
Мәсьәләгә җавап табабыз.
Химиядә калмый һичбер серләр,
Укытса аны Гөлсинә апабыз.
Формулалар, реакцияләр истә:
Алмашу, таркалу, оксидлашу…
Булмады һич синдә гомер бакый
Кылану, кемгәдер ярарга тырышу.
Дүрт дистәгә якын хезмәт юлың,
Шуңа тиңдәш шәкертләрең синең.
Укытучы, табиб, агроном, фармацевтлар
Хезмәттә төрле почмагында илнең.
Хәстәрлекле сыйныф җитәкчесе,
Ялкынлы вожатый мәктәп тарихында.
Укыттың “ Гаилә этикасын”, янә дә
Туган татар телен һәм әдәбиятын да.
Акыллылар балалар һәм оныклар,
Тормыш юлдашыңнан уңдың син.
…Хезмәттәге безнең күп уңышның
Катализаторы булдың син.
Формуласын гомер юлларының
Беркем тапканы юк әлегәчә.
Олуг юбилеең белән ихлас котлап,
Без телибез бүген үзебезчә:
Яшә бөтен гаиләдә һәм таза булып,
“ Җир җимертеп” хәлдә барынча.
Без телибез исә сиңа еллар
Менделеев таблицасындагы
Химик элементлар санынча!
Мәгъдән Фазылов