/ Новости/ ВАХИТОВ АЙРАТ ВИЛ УЛЫ

ВАХИТОВ АЙРАТ ВИЛ УЛЫ

«Аларның исемнәре авылым тарихында» сериясыннан, Тушкыр авылы китапханәсе
ВАХИТОВ АЙРАТ ВИЛ УЛЫ
1964 елны 26-нчы август аенда Тушкыр авылында туа. Мәктәптә укыган вакытта ук ул эшне нәрсә икәнен белә. Һөнәр сайлаганда юл күрсәтер кеше әтисе була. 7-нче сыйныфтан башлап әтисе янына урып-җыю вакытында ярдәмче булып чыга. Менә шуннан соң унынчыны бетергәнче ул алыштыргысыз ярдамчесе була. Ә мәктәпне тәмамлагач (шунда механизатор һөнәре дә ала) үзе комбайнга утыра.
1981 елда башлана аның үзаллы хезмәт юлы. Шул ел урагында районның яшь комбайнчылары арасында беренче урын алып, ГДР-га туристик путевка белән бүләкләнә. Аннан соңгы уракка өр-яна «Колос» комбайны алып чыга һәм урып-җыюны тәмамлагач, көзен армия хезмәтенә алына. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.
Солдат бурычын үтәп кайткач, янә техникага утыра. Һәм тракторда да, комбайнда да эшли башлый.
Айрат Вил улы бер дәвердә техника буенча бригадир ярдамчесе, бригадир вазифасын да башкарып ала. Читтән торып Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумында укый һәм аны уңышлы тәмамлый.
1994 елдан башлап «Урал» авыл хуҗалыгы производствосы кооперативында «Дон-1500» комбайнын хезмәтләндерә. Йөкләтелгән вазифасын җиренә җиткереп эшләргә күнеккән Айрат абый хезмәт курсәткече даими рәвештә югары бәяләнә. Намуслы, тырыш хезмәте өчен «Урак батыры» исеменә лаек була ул.
2002-2004 елларда мәктәптә мастер производственного обучения булып эшли.
2005 елны Себер якларына эшкә чыгып китә, бүгенге көнгә тиклем шунда хезмәт юлын дәвам итә.
2015 елны Айрат Вил улын халык җыенында Тушкыр авылында староста итеп куялар. Патриотик кеше буларак һәм аның җитәкче сәләте белән Тушкыр авылында күп эшләр башкарыла.
2016 нчы елны авыл халкы көче белән Әгьдел буасы эшләнә. Анда күлгә балык җибәрәләр, ял урыны эшләнә.
2015-16 елларны Айрат абый үз көче белән үз урамын эшли.
2018 елны Тушкыр авылында обелиск эшләнә.
2019 елны авыл халкы көче белән Мәнди чишмәсе төзекләндерелә.
2020 елны иске зират кәртәләнеп алына.
Мәнәгәз авылында обелиск ачуда зур көч сала.
Айрат абыйның бер көн дә тик утырганы юк, үзенең авылы өчен бик тырыша, төрле эшләр башкара. Һәм шуна да авыл халкы аны бик хөрмәтли.

Полезные ссылки